news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ак йорт Россия һәм Иранга карата яңа санкцияләргә каршы - мәгълүмат чаралары

АКШ Президенты администрациясе яңа санкцияләр Сириядәге вәзгыятьне җайлау буенча Россия белән элемтәләр булдыруга комачаулар дип шикләнә.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Ак йорт вәкиллекләр палатасына Сирия гражданнарын яклау законы буенча, Башар Асад хөкүмәтен яклауны күздә тоткан, тавыш бирүне туктатып торуны сораган. Бу хакта РИА «Новости» Washington Postга сылтама белән хәбәр итә.

Шунысын да билгеләп үтик, закон кабул ителгән очракта тыюлар беренче чиратта Россия һәм Иранга кагылачак.

ММЧ мәгълүматлары буенча, АКШ Президенты администрациясе яңа санкцияләр Сириядәге вәзгыятьне җайлау буенча Россия белән элемтәләр булдыруга комачаулар дип шикләнә. Ә Иранга каршы санкцияләр куллануТегеранның атом-төш программасы килешүләрен бозу булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot