news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак халатлы фәрештәләр» олимпиадасы җиңүчеләре билгеле

«Ак халатлы фәрештәләр» олимпиадасы җиңүчеләре билгеле
Фото: © «Татар-информ», Камилә Билалова

Бүген Казан дәүләт медицина университетында медицина уку йортлары студентлары арасында татар теле һәм медицина терминологиясе буенча «Ак халатлы фәрештәләр – 2024» дип аталган VIII республика олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Олимпиадада Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә урнашкан югары һәм урта һөнәри медицина уку йортларында белем алучы татар һәм рус телле 1-4 курс студентлары катнашты. Ике турдан торучы олимпиада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән Казан дәүләт медицина университетының рус һәм татар телләре кафедрасы базасында оештырылды.

«Бүген татар телен белү һәм һөнәри эшчәнлектә куллана алу дәрәҗәсен ачыклаучы олимпиада узды. Бу – мөһим вакыйга. Медицинада өлкәсендә эшләүче һәркем дә медицинаның фән, һөнәрчелек һәм сәнгатьнең аерылгысыз берлеге булуын аңларга тиеш. Фән өчен интеллектуаль эшчәнлек кирәк, һөнәр өчен куллар кирәк, ә сәнгать - ул бер-береңә мәрхәмәтлелек күрсәтү. Моның өчен җан һәм тел кирәк, чөнки тел - ул үз күңелеңдә булганны җиткерү һәм башка кешенең дөньясын аңлау мөмкинлеге», – диде Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов.

Бүләкләү тантанасында студентларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Казан дәүләт медицина университетының фармакология кафедрасы мөдире, Фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты Рамил Гәрәев сәламләде.

«Бүген Республикабызда туган тел көне, Тукаебызның туган көне. Тукай теле – ул татар теле, бай, матур, дәүләтле халыкның теле, әдәби яктан искиткеч гүзәл тел. Без туган телебезне саклау, бөтен гүзәллеге, зәвыгы, нечкәлеге белән киләчәк буыннарга тапшыру өчен эшлибез. Гәрчә мин бу тармак кешесе түгел, моңа кадәр бөтен язмышым килограммнар, тонналар, гектарлар белән үтте. Хәзер үлчәүгә салып булмый торган рухи кыйммәтләр белән шөгыльләнергә кушалар. Нәтиҗәсен кайчан күрербез, әлегә граммын, миллиграммын да күргән юк», – дип, башлады үзенең сүзләрен Марат Әхмәтов.

Шулай ук ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сүзләрен дә искә алды. «Бүген Республикабызның Рәисе бер төркем татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән Туган тел көне уңаеннан очрашкан иде. Ул анда: «Бөтен Республикабыз белән җиң сызганып эшләсәк, бәлки, 10 елдан соң берәр нәтиҗәсен күрербез әле», – дип әйтте. Шуңа күрә күңелне төшермибез, шөгыльләнәбез, безнең комиссиянең йөзләгән проекты бар», – дип, искәртте ул.

Марат Әхмәтов медицина университетында белем алучы студентлар өчен татар теленнән олимпиада оештырылуның бик куанычлы һәм мөһим булуын әйтте. «Сезнең белгечлектә эшләүче шәхесләргә гади кеше аралаша торган сүзләрдән тыш та бик зур сүзлек байлыгы кирәк. Бу – энә белән кое казу кебек эш. Алексей Станиславович әйткәнчә, кешенең җылы, матур, аңлаешлы сүзе дә авыру, гозер белән килгән кеше өчен – ул дәва», – диде ул.

Олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар исемлеге:

III дәрәҗә диплом ияләре:

  1. Халиуллина Гүзәл (Яшел Үзән медицина көллияте)
  2. Хәкимҗанова Алия (КДМУның медицина-фармацевтика көллияте)
  3. Нигмадьянова Алия (Казан дәүләт медицина университеты)
  4. Габдрахманова Илүзә (Казан дәүләт медицина университеты)
  5. Карташова Виктория (Яшел Үзән медицина көллияте)
  6. Шәкүрова Нармин (Казан дәүләт медицина университеты, Үзбәкстан гражданы)

II дәрәҗә диплом ияләре:

  1. Әгъзамова Мәрьям (Казан дәүләт медицина университеты)
  2. Гыймадиева Әлия (Әлмәт медицина көллияте)
  3. Исхакова Әдилә (Әлмәт медицина көллияте)
  4. Әмирова Роза (Казан дәүләт медицина университеты)
  5. Потемкина Анастасия (КДМУның медицина-фармацевтика көллияте )
  6. Кәримбоева Мөнисә (Казан дәүләт медицина университеты, Үзбәкстан гражданы)

I дәрәҗә диплом ияләре:

  1. Валирахманов Данис (Әлмәт медицина көллияте)
  2. Аглиуллина Айзилә (Йошкар-Олы медицина көллияте)
  3. Шәрәфиева Лиана (Казан дәүләт медицина университеты)
  4. Фәхертдинова Айгөл (Казан дәүләт медицина университеты)
  5. Федорова Алена (Казан медицина көллияте)
  6. Венгер Валентина (КДМУның медицина-фармацевтика көллияте)

Команда зачетында иң яхшы нәтиҗә күрсәтүче уку йортлары:

I дәрәҗә диплом – Казан дәүләт медицина университеты һәм Әлмәт медицина көллияте

II дәрәҗә диплом – Яшел Үзән медицина көллияте

III дәрәҗә диплом – А.П. Вязьми исемендәге Бөгелмә медицина көллияте

  • Беренче тапкыр олимпиада Казан дәүләт медицина университеты тарафыннан Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән 2011 елның 1 декабрендә оештырыла. Олимпиадада Казан дәүләт медицина университеты һәм Татарстан Республикасының барлык урта медицина уку йортлары (Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Минзәлә, Чистай) студентлары катнаша. 2024 елда олимпиада Мари Эл Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән узды, һәм олимпиадага беренче тапкыр Йошкар-Ола медицина көллияте студентлары кушылды.

  • Олимпиада Россиядә игълан ителгән Гаилә елына багышлана, аның максаты – югары белемле, иҗади фикер йөртүче яңа буын белгеч-медикларын әзерләү, татар халкының шигъри мирасын, аның традицияләрен һәм этнографик үзенчәлекләрен саклау һәм популярлаштыру һәм татар телен укытуның уңай мотивациясен формалаштыру.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100