news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак тирәк» театры «Казан сөлгесе» фестивале сәхнәсендә: Мәдәниятебез горурлык хисе уята

«Ак тирәк» театры «Казан сөлгесе» фестивале сәхнәсендә: Мәдәниятебез горурлык хисе уята
Фото: «Залесный» мәдәният үзәге

Татарстан Республикасы көнендә 10нчы мәртәбә узган «Казан сөлгесе» халыкара җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсының Гала-концерт тамашасында «Залесный» мәдәният үзәге коллективлары чыгыш ясады. Әлеге бәйге Татарстан Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре мәдәният идарәсе, «Сәйдәш» мәдәният үзәге тарафыннан оештырылып килә. «Казан сөлгесе» фестиваленең президенты һәм идея авторы булып Россиянең халык артисткасы Лима Кустабаева тора.

«Мин чагыштырмача күптән түгел генә «Залесный»дагы «Ак тирәк» башкорт халык фольклор җыр театры белән чыгыш ясый башладым. Миңа бик ошый, мәдәниятебез горурлык хисе уята. Мәдәният үзәге директоры Тимур Зирәкович Йосыповка, театрыбыз җитәкчесе Айгөл Маратовна Шәрәфиевага ихлас күңелдән рәхмәтлемен! Беренче эш урыным – туган ягымның мәдәният тармагы булгач, миңа әлеге иҗат коллективы белән сәхнәгә чыгу яңа сулыш ачкандай булды. Ә инде Республика бәйрәме көнне күпсанлы тамашачы алдында җырлау, думбырада уйнау – үзе бер мәртәбә булды шәхсән минем өчен», – дип сөйләде театр һәвәскәре Юлай Низаев «Татар-информ»га.

Шулай ук Низаев үзенең җыр-моңга, сәнгатькә мөккиббән гаиләдән булуын, ә абыйсы Вадим Низаев хәтта армия сафларына хезмәткә киткәндә гитара белән баруын да ассызыклап үтте.

«Сәхнәне бәләкәй чактан ук яратып үстем. Дәү әтием, әтием гармунда бик матур уйныйлар. Әтием озак еллар Чакмагышның полиция хорында җырлады, хәзер инде пенсиядә, «Хезмәт ветераны» медале иясе. Әтиемнең апасы Зөлфия Низаева-Назаргулова – туган ягым Башкортстандагы Чакмагыш районының абруйлы пианисткасы, атаклы музыканты һәм нәфис сүз остасы. Әлеге көнне Чакмагыш балалар сәнгать мәктәбендә хезмәт куя. Әнием яклап апабыз Гөлнур Янбердина – театр актрисасы, БР атказанган артисткасы. Кем белә, бәлки кайчандыр киләчәктә – гаилә, туганнар ансамбле дә оешып китәр бер заман. Бу эш минем хыялда, андый үрнәкләр бар», – ди әңгәмәдәш.

«Казан сөлгесе»ндә «Ак тирәк»леләр башкорт халык җырына композиция күрсәттеләр, кубызларда, гармун һәм думбыра кебек инструментларда уйнап тамашачы алдында чыгыш ясадылар.

«Казан сөлгесе» дип аталган фестивль-конкурста үзешчән сәнгать осталары, профессиональ артистлар, студентлар һәм иҗади уку йортларын тәмамлаучылар катнашты. Моннан тыш, иҗади ярышта яшь буенча чикләүләр юк, анда балалар да, өлкәннәр дә катнаша алды.

  • Юлай Низаев – «Татар-информ» һәм «Интертат» хәбәрчесе, РФ һәм ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан Фотографлар берлеге вәкиле.

news_right_1
news_right_2
news_bot