news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ак төсле «КАМАЗ» машиналары биегән видео челтәрдә таралды

Әлеге тамашаны «КАМАЗ» машинасы чыгуның 45 еллыгына багышланган тантанада күрсәткәннәр.

Ак төсле «КАМАЗ» машиналары биегән видео челтәрдә таралды

(Чаллы, 3 март, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). «КАМАЗ» заводы ак төсле «КАМАЗ» машиналары пианист Денис Мацуев уйнаган көйгә биегән видеоны күрсәтте.

Бу тамашаны беренче «КАМАЗ» машинасын ясауга 45 ел тулуга багышланган тантанада күрсәттеләр.

Анда Денис Мацуев Григорий Свиридовның «Вакыт, алга!» композициясен тере тавышка башкара. Көй яңгыраганда, экранда ак йөк машиналары биюе күрсәтелә, шоферлар клаксоннарга синхрон һәм ритмлы итеп басып ала. Бу вакытта фейерверклар атыла.

Бию йөк машиналарының К5 буыны линиясенә керә торган «КАМАЗ-54901» йөк машиналарында башкарылды.


news_right_1
news_right_2
news_bot