Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак калфак» җыры федераль проектта катнаша
Россия халыклары бердәмлеге елында, «ON Лейбл» музыкаль лейблы Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән «Чыганак. Традициянең яңа яңгырашы» проектын башлап җибәрде. Аның максаты – яшь музыкантларга ярдәм күрсәтү, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Проект кысаларында рус, татар, черкес, коми-пермяк, удмурт, чуваш телләрендә сигез җыр һәм клип дөнья күрәчәк. Проектның мөһим өлеше – традицион фольклор мәдәнияте һәм заманча актуаль яңгырашны берләштерү. Проект 10 июньдә старт алды. Ул Россия көне уңаеннан гамәлгә ашырыла башлады. 22 августта, Россия Флагы көнендә барлык җырлар да бер плейлистка тупланачак һәм барлык музыкаль стримингларда да урнаштырылачак.
8 июльдә проектның татарча җыры – Beku (Белла Джанджгава) башкаруындагы «Ак калфак» дөнья күрде. Beku — Казан җырчысы, җырлар авторы һәм актриса, иҗатында этник һәм традицион мотивларга зур игътибар бирүче үзенчәлекле башкаручы. Beku – милләте буенча грузин. Ул Татарстан мәдәни тормышында катнаша, татар телендә каверлар һәм җырлар яздыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз