Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының Әлки җирле бүлеге хәрбиләргә шифалы чәйләр ясады
«Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Әлки җирле бүлеге «Әнием чәе» дип аталган проектлары кысасында район үзәк китапханәсенә җыелды. Алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга чәй әзерләделәр. Бу хакта «Әлки хәбәрләре»ндә Айзирәк Мисалова яза.
Туган ягыбызда үсә торган күптөрле үләннәр, киптерелгән җиләк- җимешләрне бергә кушып, махсус хәрби операциядәге егетләребезгә шифалы чәйләр ясады алар.
Ә чималны әзерләүдә Нәби Дәүли исемендәге гимназия коллективы, берләшмәдәге кызларның күршеләре, туганнары, якыннары булышты, һәркем үз өлешен кертергә тырышты. Күмәк көч белән төрле зурлыктагы чәй каплары тутырылган 2 зур тартма әзерләнеп, хәрбиләргә озату өчен тапшырылды.
«Шул чәйләрне эчеп, җаннарына шифа, беләкләренә көч, тәннәренә сихәт алсыннар һәм озакламый җиңү белән гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар», - дигән теләкләрен дә чәй белән бергә салды ак калфаклылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз