news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак калфак» VII Бөтенроссия бәйгесендә Зәй кызы Гран-прига лаек булды

Казанда укучы кызлар һәм егетләр арасында «Ак калфак» VII Бөтенроссия бәйгесе тәмамланды. Биредә 11 төбәктән 162 катнашучыдан 7 егет һәм 8 кыз финалга сайлап алынган. Иң куанычлысы шушы иң-иңнәр арасында Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе IX укучысы Әминә Хөснетдинова бар. Алай гына да түгел, Әминә бәйгенең иң зур бүләге — Гран-прига лаек булды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

«Беренче турда алар инша язды һәм үзләренең портфолиоларын җибәрде. Аннары без алар белән компьютер аша аралаштык, чөнки сөйләшмичә генә кемнең ничек язганын белеп булмый. Икенче турда алар без биргән сорауларга җавап бирде һәм өч видео төшереп җибәрделәр. Беренчесендә үзләре турында сөйлиләр. Кызлар исә бишек җырлары җырлап һәм кош теле пешереп төшереп җибәрде», — дип белдергән «Ак калфак» татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова.

Ә финалда катнашучылар Бөтендөнья татар конгрессы белән танышкан. Аннары жюри белән әңгәмә үтеп, иҗади номерлар күрсәткәннәр. Аш-су буенча остаханәдә өлеш пешергәннәр. Кул эшләре ясау, спорт төрләре, татар биюе, вальс буенча да көч сынашканнар. Бу биремнәрнең барысын да Әминә «иң яхшы» билгесенә үтәп җиңү яулаган.

«Әминә Хөснетдинова бик тырыш укучы. Ул дәресләрне үзләштерүдә дә алдынгы, төрле бәйгеләрдә, мәктәп, район, республика күләмендәге чараларда катнашырга, уңышларга ирешергә дә вакыт таба. Әле без аның белән «Татар телем — серле сандыгым», «Халыклар мирасы» республика бәйгеләрендә дә катнаштык. «Илһам» яшь язучылар бәйгесендә дә беренче турдан узды. Ул безнең шигырьләр иҗат итә», – диде сыйныф җитәкчесе Зөлфия Нәбиуллина.

«Татар теле һәм әдәбияты буенча фән олимпиадасында муниципаль тур җиңүчесе. Быел 9 сыйныфны тәмамлаганда татар теленнән имтиханны сайлады. Гомумән, алар гаиләләре белән шундый активлар, Әминә гимназиябез горурлыгы», — дип сөйләде сыйныф җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100