news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак калфак" вәкилләре милли киемнәрне халыкка кайтару кирәк дип исәпли

Чүпрәле районында узган күчмә утырышта иҗтимагый оешма вәкилләре яңа бурычлар билгеләде.

(Чүпрәле, 28 август, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татар хатын-кызы калфагын, матур күлмәген киеп йөрергә, гореф-гадәтләрне заманчалаштырып булса да, халыкка кайтарырга тиеш. Бүген Чүпрәле районында узган күчмә утырышта "Ак калфак" вәкилләре шундый бурычлар билгеләде.

"Ак калфак"лылар иртәнге 9дан алып, кичке 6га кадәр Чүпрәле районында булды. Районның тырыш халкы, үрнәк объектлары белән танышты, тура һәм кәкәш ясау буенча мастер-классларда катнашты.

Көн буена сузылган эш район мәдәният йортында пленар утырыш белән тәмамланды. Иң беренче сүзне район башлыгы Марат Гаффаров алды.

"Сезнең һәркайсыгызны батырлыклары һәм булганлыклары белән татарны данлаган бик күп шәхесләрнең кендек каннары тамган, мул иген генә түгел, күркәм эшләрен дә үстерә белгән кунакчыл Чүпрәле җирендә сәламнәргә рөхсәт итегез. Чүпрәлене Татарстанның көньяк-көнбатыш капкасы дип йөртәләр. Ульяновск өлкәсе, Чувашстан республикасы белән чиктәш булгач, юлчылар безнең аша үтә, безне күреп, тулаем республикага бәя бирә. Шуңа да географик урыныбыз бер яктан уңайлыклар тудырса, икенче яктан шактый җаваплылык та өсти", - диде башлык.

Ул күчмә утырышның Чүпрәледә узуы белән горурлануын әйтте.

"Бөтендөнья "Ак калфак" оешмасы чираттагы күчмә утырышын безнең җирлектә уздыруы өчен зур рәхмәт. Бу безнең районга карата булган ихтирамның, хөрмәтнең ачык билгесе. Киләчәктә дә хатын-кызлар оешмасына булышлык итәчәкбез, җирле оешманың эшчәнлеген тагын да файдалырак итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез", - дип ышаныч белдерде район башлыгы Марат Гаффаров.

Район башлыгыннан соң сүз "Ак калфак" оешмасының Чүпрәле бүлеге җитәкчесе Гөлфия Яфизовага бирелде.

"Бүгенге көндә татар хатын-кызларының мәнфәгатьләрен кайгыртучы, туган җиребез, телебез, йолалаларыбыз, гореф-гадәтләребез сагына торучы берлек - "Ак калфак" оешмасы. Безнең районда ул 2014 елда оешты. Хәзерге вакытта оешманың актив әгъзалары арасында хакимият органнарында эшләүчеләр дә, укытучылар, җитәкче хатын- кызлар, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр бар. Районыбызның зур татар авылларында башлангыч оешмалар булдырдык. Безнең максат - яшь буынны милли рухта тәрбияләү, чаралар аша татар телен үстерү, динебезнең асылын аңлату, көндәлек киемнәргә милли үрнәкләребезне кертергә омтылу, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Бүген без бу юнәлештә кайбер тәҗрибәләр бар дип, авыз тутырып әйтә алабыз", - диде иҗтимагый оешма җитәкчесе. Ул оешманың башлангыч чорыннан алып бүгенге көнгә кадәр булган казанышларны да санап чыкты.

"Максатыбыз - йолаларны заманчалаштырып булса да, халыкка кире кайтару. 2015 елда беренче тапкыр Иске Кәкерле авылында каз өмәсе уздырдык. Шуннан соң ул традицион мәдәни чарага әйләнеп китте. Авылларда чып-чын каз өмәләре оештыручылар күренә башлады", - диде Гөлфия Яфизова.

Пленар утырыш ахырында, "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова чыгыш ясады.
"Чүпрәленең тырыш, үзенекен итә белә торган, соңгы ризыгын үзеннән өзеп бирә торган халкына рәхмәт. Җирлекнең җитәкчеләре булмаса, без рәхәтләнеп монда йөри алмас идек", - дип, оештыручыларга рәхмәтен әйтте.

Шулай ук  "Ак калфак"ның залда утыручы 100 делегатына алдагы эшләрендә бурычлар да билгеләде.

"Әгәр без йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне, киемнәребезне кире кайтармыйбыз икән, безнең телебез берничек тә кире кайта алмый. Европа стиле дип, тишек джинс чалбар киеп йөрибез икән, белмим, ул телебез кайчан кайтыр? Әгәр хатын-кыз калфагын, матур күлмәген киеп, мин татар дип, кәс-кәс басып йөри икән, ул югалыпкалмаячак. Менә шушы әйберне әзерләргә тиеш без. Бу - "Ак калфак"ның бурычы", - диде Кадрия Идрисова.

"Ак калфак"ның киләсе күчмә утырышлары Зәй районында һәм Удмуртиядә булачак. Киләсе елга эстафетаны Тукай районы башлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100