news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ак калфак” вәкилләре Мөхәммәт Мәһдиевнең туган нигезе Гөберчәктә булды

Хатын-кызлар оешмасының күчмә утырышы Арча районында уза.

“Ак калфак” вәкилләре Мөхәммәт Мәһдиевнең туган нигезе Гөберчәктә булды
Илвир Тумашев, Ленар Гобәйдуллин, Марсель Галиев

(Казан, 26 июль, "Татар-информ"). “Ак калфак” татар-хатын кызлары оешмасының күчмә утырышында катнашучыларның бер төркеме бүген Кушлавычка, Тукай Кырлайга Тукай эзләре буйлап сәяхәткә чыкты һәм Гөберчәктә Мөһәммәт Мәһдиев музеенда булды. Бу хакта “Татар-информ”га утырышта катнашучы вәкил хәбәр итте.

Арчага килгән кунакларга, гадәттә, Кырлайны - Габдулла Тукай бала чагында 2 ел да 2 ай яшәгән Сәгъди абзый нигезен күрсәтәләр. Кырлайда “Ак калфак”лыларны Тукайның балачагын, гомер юлын, иҗатын күз алдына китереп бастыра торган сәхнәләштерелгән күренеш белән каршы алганнар. Сценарийны авылның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, китапханә мәдире Наилә Әхмәтҗанова язган. “Таттелеком” иганәчелеге белән торгызылган йорт-кураны караганнан соң, кунаклар“Апуш коесы”ның суын татыган.

Алга таба делегатлар, 3 төркемгә бүленеп, 1нче төркем – Яңа Кишет-Хәтнә, 2нче төркем –Ташкичү-Хәтнә, 3нче төркем Урта Курса-Гөберчәк маршруты буйлап сәяхәткә кузгалган. Гөберчәккә юл тоткан кунаклар арасында танылган язучы, соңгы вакытта Г.Тукай турында күләмле әсәр иҗат итүче Марат Әмирханов та булган.

3нче төркем, Мөхәммәт Мәһдиев нигезенә Гөберчәккә барганда, язучының әсәрләрендә искә алынган Төбәк Чокырча, Урта Курса авыллары аша узып, “торналар төшә торган Масра басуы”на кул болгап узганнар. Юлда тарих-этнография музее хезмәткәре Ләйсән Нурмөхәммәтова Мәһдиев әсәрләреннән өзекләр укыган. Сарай Чокырча авылында тукталып, “Җидегән чишмә”дән су эчкәннәр. 

Урта Курсада мәктәп, мәдәният йорты, үзара салым акчасына булдырылган балалар мәйданчыгы белән танышканнан соң, юлны Гөберчәккә таба дәвам иткәннәр.

Гөберчәктә кунакларны бизәлгән җигүле атлар белән каршы алып, М.Мәһдиев музеена озатып куйганнар.

Анда делегатларны язучының иҗади мирасын кадерләп саклаучы, 10 томлыгын әзерләп бетереп килүче кызы Гәүһәр Хәсәнова көтеп торган. Аның әйтүенчә, Мәһдиев кызы Гәүһәргә – иҗади мирасын, Равия апасының кызы Җәүһәргә төп нигезне саклап тотарга васыять итеп калдырган.

Музей җитәкчесе Халидә Габидуллина кунакларны музей экспонатлары  һәм әлегә башка бер генә районда да булмаган 3 томлык уникаль хрестоматия белән таныштырган. Арчалар, районнан чыккан язучыларның биографиясен һәм иҗат үрнәкләрен туплап, "Мәгариф - Вакыт" нәшрияты белән берлектә башлангыч, уртанчы һәм югары сыйныф укучылары өчен уку әсбабы әзерләп чыгарган. 

Музей янәшәсендәге сап-сарыга буялган, кояштай балкып торган төп нигездәге йорттан чыгып, Җәүһәр Галимова кунакларга кунакчыллык күрсәткән. Делегатларны кызларның М.Мәһдиев васыятен җиренә җиткереп үтәүләре сокландырган. 

Кунаклар Гөберчәк зиратында М.Мәһдиев каберен дә зыярәт кылган.

Кич белән Арчада район мәдәният йортында театральләшкән концерт карагач, “Ак калфак”лылар тамбурлы чигү буенча осталык дәресләрен дәвам иттерәчәк.

Иртәгә күчмә утырыш делегатлары Арча Балалар сәнгать мәктәбендә булачак, “Үзәк” мәчетне күрәчәк. Шулай ук өченче көнгә пленар утырыш планлаштырылган. Анда резолюция кабул ителәчәк.

Кичә "Ак калфак" делегациясе шулай ук Арча музейларында һәм "Остабикә"ләрдә кунакта булды.

  • "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы 25-27 июльдә Арчада уздырыла. Аның темасы – “Арча төбәгеннән чыккан язучыларның әсәрләрендә чагылдырылган йола, гореф-гадәтләрнең бүгенге көнкүрештә кулланылышы”. Күчмә утырышта Австралия, Швеция, Германия, Болгария, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан кебек чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән килгән 150гә якын делегат катнаша.


  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100