news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ак калфак" вәкиле Кукмара районы башлыгы карары нигезендә медаль алды

"Ак калфак" оешмасының Кукмара буйлап сәяхәте пленар утырыш белән төгәлләнде.

"Ак калфак" вәкиле Кукмара районы башлыгы карары нигезендә медаль алды
Абдул Фархан

(Кукмара, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Кукмарада узган "Оста кулда һөнәр бар" чарасында "Ак калфак" вәкиле медаль белән бүләкләнде. 

Район башлыгы карары нигезендә "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Кукмара бүлекчәсе җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина медаль белән бүләкләнде. Әлеге бүләк Зөмәрә Җиһаншинага күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, туган телне, халкыбызның гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклауда зур өлеш керткәне өчен бирелде.

Пленар утырышта "Ак калфак" оешмасының рәисе Кадрия Идрисова тарафыннан яшьтән хезмәткә өйрәнү, үз милләт кешесенә өйләнү, кияүгә чыгу, аерылышу, яшьләр белән эшләү темалары каралды.

"Хатын-кыз - гаилә учагын саклаучы, балалар тәрбияләүче, телне, гореф-гадәтләрне буыннан-буынга тапшыручы гына түгел, ул бүген дәүләт эшлеклесе, сәясәтче һәм актив җәмәгать эшчәнлеге алып баручы да. Сез, бүгенге кунакларыбыз - милләтебез йөзек кашлары. Сезгә зур хезмәтегез өчен рәхмәт", - диде Кукмара районы башлыгы Сергей Дмитриев.

news_right_1
news_right_2
news_bot