news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак калфак" утырышында Зәй башлыгы күп милләт вәкилләренең районда тату яшәвен әйтте

Зәйдә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышында йөзгә якын кеше катнашты.

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). "Зәй районында бик күп милләтләр яши. Без дус яшибез, төрле чаралар үткәреп торабыз", диде Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов. Бу фикерен ул “Ак калфак”  оешмасының күчмә утырышында әйтте.

  • Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы, Зәй муниципаль районы һәм җирле “Ак калфак” татар хатын-кызлары филиалының “Суккан палас өстендә йомры калач” дигән күчмә утырышы үтте. Зәйдә узган чарада Татарстан Республикасыннан һәм Россия төбәкләреннән 100 вәкил катнашты.

Район башлыгы “Ак калфак”лыларны Зәй җирлегендә сәламләде. “Чарада 32 районнан һәм 5 төбәктән килгән делегатлар катнаша. Үзебезнең күп милләтле Зәй җирлегендә сезне күрүемә мин бик шат. Без инде соңгы елларда шушындый чараларны бик күп үткәрәбез. Районыбызда күп милләтләр яши. Татарлар да, руслар да, башка милләт вәкилләре дә бар. Дус яшибез, төрле чаралар үткәреп торабыз. Дини, мәдәни, хезмәткә багышланган чаралар оештырабыз. Без, җитәкчеләр, бүгенге көндә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Министрлар Кабинеты белән берлектә алып барган шушындый сәяси, мәдәни чараларны планлаштырып эшләргә тырышабыз”, - диде ул.

Разиф Кәримов Зәй районында башкарылган эшләр турында сөйләде. “Без – кунакчыл халык. Кунакларны бик яратабыз. Хәзер бит инде татарларга гына кагылышлы булмаган Татарстан бәйрәмнәре (Татарстанские праздники) дип атала торган бәйрәмнәр дә бик күп. Без 3-4 ел элек читтә үтә торган Сабан туен үзебезнең шәһәр уртасына күчердек. Беренче елларны бик куркып кына башлаган идек, быелгы Сабан туе зур төбәкләр дәрәҗәсендәге бәйрәмнәр кебек үтте. Сез бүген берничә авыл җирлегендә булдыгыз. Рус авыллары да, татар авыллары да бар. Без һәрбер җирлектә үзебезнең башкарма комитет белән берлектә төрле семинарлар, җыеннар, чаралар үткәрергә тырышабыз”, - диде Разиф Кәримов.

Район башлыгы Президент күрсәткән матди ярдәм турында да әйтте. “Соңгы 4 елда безгә ел саен 5 млрд сумга якын инвестиция керә. Монысы өчен инде Президентыбызга, Хөкүмәтебезгә рәхмәт. 1 миллиарды авыл хуҗалыгы буенча булса, 1 миллиарды – Республика һәм Президент программалары нигезенә китә. Шуңа күрә бюджетыбыз барысын да күтәрә. Безнең оешмаларыбыз яхшырак эшләгән саен, бюджет күләме арта бара дияргә кирәк. 4 ел дәверендә тулаем территориаль продукт 36-40 процентка артып, суммада 14 миллиардка үсеш бирде. Менә шушы үсеш безнең бюджетыбызга өстәмә керемнәр тәэмин итә. Шул өстәмә керемнәр нигезендә без булган бөтен эшләребезне башкарырга тырышабыз”, - диде Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100