news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Сарман районында күчмә утырыш уздыра

Быел бу дүртенче күчмә утырыш.

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Сарман районында " Сөлге туе бәйрәме"ндә катнашачак. Аларны анда " Шәфкать" үзәгенең эшчәнлеге белән танышу, " Татар Илеге" яр буе паркында булу, районда яшәүче төрле милләт вәкилләре,  аларның милли ризыклары белән танышу, сөлге чигү буенча дәресләр алу көтә. Чараның төп кульминациясе- "Лилия" балалар бакчасына йөрүче нәниләрнең сөлге чигүен тамаша кылу булачак.

"Елга бер тапкыр җыен үткәрә идек. Аны ике елга бер тапкыр съезд итеп калдырырга уйлыйбыз",- диде " Ак калфак" татар хатын- кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова " Татар-информ" хәбәрчесенә. - Җыен арасында күчмә утырышлар уздырабыз. Бүген аның дүртенчесе. Иң элек Әтнәдә татар халкының милли ашлары белән таныштырдык. Онытылып барган әлбә рецептын кире кайтардык. Башкортстанда шәҗәрәләр ясарга өйрәндек, аларның әһәмиятенә төшендердек. Сабада төп нигезнең әһәмиятен ачтык, васыятьнамә язарга өйрәндек".

 Сарманда узачак "Сөлге туе"нда Татарстаннан һәм Россиядән 100ләп кеше катнашачак.

Программа мәдәният йортында пленар утырыш белән тәмамлана. Анда милләтебезнең һөнәрчелеген кайтару, бүгенге яшәешебезгә кертү юллары каралачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100