news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак калфак» Санкт—Петербургта

«Ак калфак» Санкт—Петербургта

(Санкт-Петербург, 1 июль, "Татар-информ", Зәрия Хәсәнова). Шушы көннәрдә Санкт-Петербург шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе офисында (Антоненко урамы, 3) Татарстаннан килгән бер төркем хатын-кызлар белән очрашу булды.

Кунаклар, нигездә, мәдәният-мәгърифәт өлкәсендә эшләүчеләр. Арада Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы «Ак калфак» рәисе Кәмәрия Хәмидуллина, медицина фәннәре кандидаты Руфина Фәттахова, Казандагы 17нче санлы татар гимназиясе директоры Әлфия Галиева, Казандагы 22нче санлы милли белем бирү мәктәбе директоры урынбасары Мәүлидә Хисмәтова, Казан шәһәр укыту комбинаты директоры урынбасары Фидария Айзатулова һәм башкалар бар иде.

Очрашуда петербурглылар ягыннан Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы даими вәкиллеге җитәкчесе Шамил Әхмәтшин, “Нур” гәзите баш мөхәррире Ринат Мәһдиев, Татар милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Җәмил Гыйниятуллов, «Ак калфак Нева» татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Мөхлисә Зарипова, француз теле белгече Фәридә Нәҗмиева һәм башкалар катнашты.

Сүз төньяк башкалада татар мәгърифәтенә заман күзлегеннән чыгып нигез салу хакында барды. Бу инде тәмам өлгереп җиткән мәсьәлә һәм аны арытаба да кичектерү мөмкин түгел.

Русиянең Мәскәү, Самара, Сарытау, Ульяновск кебек зур шәһәрләрендә татар балаларына туган телне өйрәнү мөмкинлеге тудырылган. Төньяк башкалада яшәүче милләттәшләребез, шулай ук, илгә хезмәт итә, көчен сала, салым түли. Ә бит татар теле дәресләре кергән мәктәпләр Петербургта элек-электән булган.

Хәзерге заманда балаларга туган телне өйрәтү аеруча мөһим. Бу зур эшне тәүдә берничә баладан гына булса да башларга кирәк, дигән фикер белдерелде. Әлбәттә, бу мәсьәләдә күп нәрсә ата—анага бәйләнгән. Иң тәүдә моның мөһимлеген — сүзнең милләт киләчәге турында барганлыгын өлкәннәр аңларга тиеш. Шул ук вакытта, әлеге четерекле мәсьәләне хәл итүгә рәсми оешмаларны да кыю җәлеп итәргә кирәк, диелде.

Татарстан кунаклары Санкт-Петербургтагы татар хатын-кызларының «Ак калфак Нева» эше белән дә кызыксынды.

Казаннан килгән ханым-туташлар төньяк башкаланың истәлекле урыннары белән танышты. Тосно шәһәрендә кунакта булды. Аларны Фәридә Нәҗмиева озатып йөрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100