Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак калфак» оешмасының күчмә утырышында балаларга татар халык уеннарын тәкъдим иттеләр

Казан шәһәре Вахитов районының «Татар телендә белем һәм тәрбия бирүче 89нчы санлы катнаш төрдәге балалар бакчасы»нда «Ак калфак» оешмасының чираттагы күчмә утырышы узды. Утырышның темасы — «Мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбиясендә туган телне һәм милли үзаңны үстерүдә халык педагогикасы». Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада балаларга исем кушу, кунак каршы алу, каз өмәсе йолаларын ата-аналар сәхнәләштерелгән формада күрсәттеләр, шулай ук татар халык уеннарын тәкъдим иттеләр.Татарстанның Балык бистәсе районыннан килгән «Каенлык» балалар бакчасы тәрбиячеләренең һәм биредә эшләүче тәрбиячеләрнең уеннар буенча өйрәтү дәресләре тәҗрибә уртаклашу формасында узды. Кул эшләре күргәзмәсе дә күңелдә матур тәэсир калдырды. Ул 13нче санлы балалар бакчасы тәрбиячеләре, 89нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр тарафыннан оештырылган иде.
Чараның азагында Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова чыгыш ясады. Кунаклар тамаша кылган йолаларның дөрес үтәлеше һәм тирән мәгънәви ягы турында сөйләп, Кадрия Идрисова игътибарны тел, тәрбия һәм киенү гадәтенә юнәлтергә өндәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз