Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак калфак» оешмасының «Җәйге ялга – авылга!» күчмә утырышы Теләче районында узды

Кичә «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының «Җәйге ялга – авылга!» исемле күчмә утырышы узды. Чарада җиде төбәктән, бер чит илдән һәм Татарстан районнарыннан йөзгә якын делегат катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырыш Теләче районының Баландыш авылында башланып китте. Биредә кунаклар авыл җирлегендәге чишмәләр, авыл музее белән танышты. «Пар аккошлар» гаилә паркында уракка төшү күренеше тәкъдим ителде. Шулай ук чалгы таптау, айран ясау буенча остаханә эшләде, шифалы үлән чәйләреннән күргәзмә оештырылды.
Баландыш авылыннан соң кунаклар Теләче җирлегендә урнашкан Сабантуй мәйданында булды, районда җитештерелгән товарлар күргәзмәсе белән танышты. Шулай ук татар, рус, керәшен йортларында да кунак булдылар.
«Татар атлары»н үрчетүче шәхси эшмәкәр Сәгыйть Гиниятуллин биләмәләрендә фермер хуҗалыгы тормышы белән таныштылар. Шулай ук «Богородские розы» теплицасының эшчәнлеге дә кунакларга үрнәк итеп күрсәтелде.
«Киләчәк» яшьләр үзәгендә үткән пленар утырышта «Җәйге ялга – авылга!» темасына багышланган чыгышлар яңгырады. Теләче җирлегендә балаларның җәйге ялын авылда оештыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Утырышта Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин, Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, «Ак калфак» региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессының Теләче бүлекчәсе җитәкчесе Алисә Дәүләтшина чыгыш ясады.
Пленар утырыштан соң кунаклар шәхси эшмәкәр Рифкать Шафиковның «Туган авыл» күңел ачу комплексы белән таныштылар. Биредә хуҗалык сабыны ясау, балчыктан чүлмәк ясау кебек остаханәләр тәкъдим ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз