news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак калфак» оешмасы Пенза өлкәсендә калфак ясау буенча мастер-класс үткәрде

Пенза татар хатын-кызларының «Ак калфак» төбәк иҗтимагый оешмасы өлкәнең Пачелма районы Решетино авылы мәктәбе укучылары өчен калфак тегү буенча мастер-класс үткәрде.Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытта калфакның заман һәм буыннар бәйләнеше буларак кыйммәте артты һәм ул татар яшьләре арасында популярлык казанды. Калфакларны җитештерү һәм сату гына түгел, ә шулай ук традицион белемнәрне буыннан-буынга тапшыру дәвамлылыгын торгызу өчен бу кызыклы процесска өйрәнү бик мөһим.

Мастер-класста катнашучылар орнаментларны өйрәнү, тукыма буенча аппликация техникасын үзләштерү һәм милли татар мәдәнияте символы һәм хатын-кызлар костюмының аерылгысыз өлеше булган калфакны үзендә булдыру өчен уникаль мөмкинлек алды.

Мастер-классны оештыручылар сүзләренә караганда, кулдан эшләнгән эшләнмәләр гаилә мирасы һәм милли мәдәнияткә кызыксыну чыганагы булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100