Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ак калфак» оешмасы Мөслимдә Ык буе авыллары тарихына багышланган күчмә утырыш үткәрде
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Мөслим районында 12-13 июль көннәрендә «Ык буе татар авыллары тарихы: үткәне һәм бүгенгесе» исеме астында күчмә утырыш уздырды.
Әлеге чарада чит төбәкләр – Австралия, Казахстан, Кытай илләреннән, Россиянең 10 төбәгеннән һәм Татарстанның 29 районыннан һәм шәһәрләреннән, Мөслим районыннан 150гә якын хатын-кыз катнашты.
Ике көн эчендә катнашучылар 6 авыл җирлеге белән танышып, Мөслим районы турында мәгълумат тупладылар. Язучылар Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Лилия Садриева, укытучы Роза Низамова, укытучы, «Тәртип радиосы»нда тапшырулар алып баручы Гөлфия Мөхәммәтгәрәева, каз асраучы Ирек Хәмәдишин белән күреште.
Пленар өлешендә чиста су мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Авылларда чишмәләрне барлау, чистарту, һәр яшәгән җирлекләрендә «Ак калфак»лы хатын-кызга елгаларның шәҗәрәсен төзү максатлы эш итеп йөкләнде. «Ак калфак»ның җирле бүлекчәләре җитәкчеләре авыл тарихларын язу, йолаларны барлау, торгызу, үсеп килүче буынга туган телгә мәхәббәт уяту өчен башкарган эшчәнлекләре белән таныштырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз