news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак калфак" оешмасының быелгы соңгы күчмә утырышы Киров өлкәсендә узды

Татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре Киров өлкәсендә татарлар тормышы белән танышты.

(Нократ Аланы, 16 ноябрь, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы киләсе 2018 елда алты күчмә утырыш үткәрәчәк. Бу хакта бүген «Ак калфак» җитәкчесе Кадрия Идрисова оешманың Киров өлкәсендә уздырылган күчмә утырышында хәбәр итте.

Киров өлкәсендәге утырыш исә быелга соңгысы булды. Ул «Хатын-кыз язмышына гасырлар аша караш» темасына багышланды. Россиянең төрле төбәкләреннән, Татарстан районнарыннан җыелган җирле «Ак калфак» бүлекчәләре, йөзгә якын вәкил, Киров өлкәсе татар хатын-кызларының милли-мәдәни һәм иҗтимагый эшчәнлеге белән танышты.

40 меңнән артык татар гомер кичергән өлкәдә «Ак калфак» оешмасы 2013 елда ачылган. Аның белән «Дуслык» өлкә газетасы журналисты Шәмсия Хәлимова җитәкчелек итә.

Нократ Аланы шәһәренең «Этно-Мир» милли мәдәниятләр үзәгендә үткәрелгән пленар утырышта катнашучыларны Киров өлкәсе Хөкүмәте, Нократ Аланы шәһәре һәм районы хакимияте, Киров өлкәсе Татар конгрессы вәкилләре сәламләде. Эчке һәм мәгълүмати сәясәт министрлыгының Этноконфессиональ мөнәсәбәтләр мәсьәләләре бүлеге башлыгы Александр Березин Киров өлкәсе губернаторы Игорь Васильевның мөрәҗәгатен ирештерде. «Заманча җәмгыятьтә милли традицияләрне сакларга омтылу яшь буынны тәрбияләүдә мөһим роль уйный. Хатын-кыз ул - гаилә учагын саклаучы, ир-атларны батырлыкларга илһамландыручы. Ә татар хатын-кызлары бигрәк тә электән үзләренең тыйнаклыгы, уңганлыгы, чибәрлеге, гаилә җанлыгы белән аерылып торган. Шушы сыйфатларны саклап, буыннар бәйләнешен булдыру юлында башкарган эшләрегездә уңышлар телим», - диелгән иде губернатор мөрәҗәгатендә.

«Төрле төбәкләрдән җыелып, борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә мөмкинлек биргән бу очрашу нәтиҗәле булсын», - дигән теләкләрен шәһәр Думасы депутаты Рөстәм Бәдретдинов җиткерде. Утырышның тантаналы өлешендә өлкәнең татар милли-мәдәни тормышын үстерүгә өлеш керткән шәхесләргә өлкә Хөкүмәте һәм Татар конгрессы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хатлары да тапшырылды.

Киров өлкәсендә оештырылган очрашуга йомгак ясап, Кадрия Идрисова искәрткәнчә, төбәкләрдә татар милли мохитен, традицияләрне сакларга мәчетләр һәм халык бердәмлеге ярдәм итә. Нократ Аланы районындагы Иске Пенәгәр авылы шундый мисалларның берсе.

«Төбәкләрдә татарлар Татарстанда кебек: «Юлыбыз юк - юл кирәк, мәчетебез юк - мәчет кирәк», - дип зарланып утырмый. Бердәм булып яши, бөтен проблеманы бергәләп хәл итә», - дип ассызыклады Кадрия Идрисова.

400ләп хуҗалык исәпләнгән Иске Пенәгәр халкы үз көче белән иске мәчетне төзекләндергән, аны җирлекнең рухи-мәдәни үзәге иткән, авыл урамнарына таш түшәгән, балаларга уен мәйданчыклары төзеп куйган. Күптән түгел мәчет һәм халык акчасына зират коймасы алыштырылган.

«Очрашуларыбыз тәҗрибә уртаклашу өчен кирәк. Киров өлкәсендәге татарлар тормышы безгә үрнәк мисалларны күрергә мөмкинлек бирде. Мәчет хәзрәтенең – авылны, ә халыкның хәзрәтне шул дәрәҗәдә хөрмәт итүе гаҗәеп һәм сирәк күренеш. Җирлекләрдә «Ак калфак» оешмаларына мәчетләр, хәзрәтләр белән тыгызрак эшләргә, уртак проектлар тормышка ашырырга кирәк», - диде Кадрия Идрисова.

Быел «Ак калфак» оешмасы биш күчмә утырыш һәм бер өйрәтү дәресләре уздырган булган. «Төрле районнарда, төбәкләрдә оештырылучы очрашулар «бардым-кайттым» булып калмасын. Һәр җирлекнең милли традицияләрне саклау тәҗрибәсен үз төбәгеңдә кабатларга тырышу мөһим. Шул чакта гына без аларны яшь буынга тапшыра алачакбыз», - дип басым ясап әйтте «Ак калфак» җитәкчесе.

Киләсе 2018 елда татар хатын-кызларының алты күчмә утырышы көтелә. Аларның берсе чит илдә – Казахстанда планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100