news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак калфак" оешмасы онытылып баручы гадәтләрне яңартты - Сарман районы башлыгы

Хәзер районда бәбигә исем кушу, сөннәткә утырту, армиягә озату бәйрәмнәре борынгы гадәтләр нигезендә уздырыла.

(Сарман, 25 сентябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Хәзер без егетләрне армиягә элеккеге йолалар буенча озатабыз, гореф-гадәт тәртибендә сабыйларга исем кушабыз, ди Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин. Ул бүген "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының күчмә утырышына килүчеләрне үзе каршы алды һәм озатып йөрде.

"Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы районда искиткеч зур функция башкара. Онытылып баручы гореф-гадәт, йолаларны торгызуда аларның роле бик зур. 2013 елда гына ныклап оешып китсә дә, " Ак калфак" шактый эш башкарырга өлгерде. Хәзер бездә һәр бәйрәм үзенчәлекле уза. Бәбиләргә исем кушу, сөннәткә утырту, егетләрне армиягә озату, никах, туй мәҗлесләре, Сабантуй кебек бәйрәмнәр милли төстә, әби-бабайлардан калган йолалар нигезендә үтә",- диде Фәрит Хөснуллин "Татар-информ" хәбәрчесенә.

"Ак калфак" делегатлары иң беренче район үзәгендәге "Шәфкать" социаль тернәкләндерү үзәге белән танышты. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы әлеге үзәктә 90нан артык хезмәткәр эшли. Монда Татарстанның төрле районнарыннан, хәтта Мәскәү, Ханты-Манси автономияле округы һәм башка төбәкләрдән ял итәргә киләләр.

"Шәфкать"нең үз музее, тегермәне, тиеннәр яши торган зообакча, мунчасы бар. Шулай ук күрше авылдагы махсус кишәрлекләрендә төрле яшелчәләр үстерәләр. Ишегалдында алар быелгы көзге муллыктан зур күргәзмә дә эшләп куйганнар иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100