news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары Арчада кияү кулъяулыгы каерга өйрәнде

Дәресләрне Свердловск өлкәсенең Аракай авылыннан махсус чакырылган осталар үткәрә.

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”, Сания Әхмәтҗанова). Арчада “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышында катнашучылар тамбурлы чигү һәм кияү кулъяулыгы каю буенча осталык дәресләре ала. Бу хакта “Татар-информ”га “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисова хәбәр итте.

“Кызлар чигү белән бик теләп шөгыльләнә. Дәресләрне Свердловск өлкәсенең Аракай авылыннан махсус чакырылган осталар үткәрә. Кирәк-яракларны делегатлар үзләре белән алып килде. Ике көндә дә алар тамбурлы чигү алымын үзләштереп, матур үрнәкләр чигәргә өйрәнеп киләләр”, - диде ул.

“Милләт Аналары һәр яктан уңган булырга тиеш. Үзләренә кайткач, алар Арчада үзләштергән күнекмәләрен башкаларга да өйрәтерләр. Австралия, Швеция, Германия, Болгария, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан кебек илләрдән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 150гә якын туташ һәм ханым кияү кулъяулыгы каерга да өйрәнә. Иртәгә дә чигү дәресе дәвам иттереләчәк”, - дип өстәде “Ак калфак” рәисе.

  • "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы 25-27 июльдә Арчада уздырыла. Аның темасы – “Арча төбәгеннән чыккан язучыларның әсәрләрендә чагылдырылган йола, гореф-гадәтләрнең бүгенге көнкүрештә кулланылышы”. Күчмә утырышта Австралия, Швеция, Германия, Болгария, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан кебек чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән килгән 150гә якын делегат катнаша.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100