news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак калфак»ның күчмә утырышында Арча төбәге гореф-гадәтләре, көнкүреше өйрәнеләчәк

Утырышта Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән, чит илләрдән 150гә якын вәкил катнашуы көтелә.

(Казан, 23 июль. "Татар-информ"). 25-27 июлдә Арчада "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы уздырыла. Анда Арча төбәгеннән чыккан язучыларның әсәрләрендә чагылдырылган йола, гореф-гадәтләрнең бүгенге көнкүрештә кулланылышы турында сүз барачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге хәбәр итә.

Программада күрсәтелгәнчә, "Ак калфак"лылар Арча шәһәре, Кушлавыч, Яңа-Кырлай, Урта Курса, Гөберчәк, Яңа Кишет, Ташкичү һ.б. авыллардагы көнкүреш тарихы, әлеге җирлектән чыккан язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышачаклар. 

  • "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы, Арча муниципаль районы һәм җирле “Ак калфак” татар хатын-кызлары филиалы белән берлектә 25-27 июльдә Арчада уздырыла.  Утырышта Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән, чит илләрдән 150 вәкил катнашуы көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100