news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак калфак"лылар маршруты Вахит, Зур Сәрдек авыллары һәм Кукмара аша үтә

Күчмә утырышка 10 регион, 29 Татарстан районы һәм 1 Төркия вәкилләре җыелды.

"Ак калфак"лылар маршруты Вахит, Зур Сәрдек авыллары һәм Кукмара аша үтә
Абдул Фархан

(Кукмара, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Кукмара районы “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасын кабул итте. "Ак калфак" оешмасының "Оста кулда һөнәр бар" дип исемләнгән күчмә утырышы Вахит, Зур Сәрдек авылларында һәм Кукмара үзәгендә барды.

"Без "Оста кулда һөнәр бар" утырышын нәкъ менә Кукмарада уздырырга булдык, чөнки оста кулга баш һәм йөрәк килеп кушылган һөнәр ияләре монда яши", - диде оешма рәисе Кадрия Идрисова.

"Кунаклар күп килә, ләкин мондый кунакларның безгә килгәне юк иде әле" - диде "Ак калфак"лылар турында Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов.

"Ак калфак"ны Вахит, Зур Сәрдек авыллары һәм Кукмара мәдәният йортларында каршы алдылар. Шулай ук "Йолдызлык" һәм "Кояшкай" балалар бакчалары, А.М.Булатов исемендәге лицей эшчәнлекләре белән таныштырдылар.

Күчмә утырышка 10 регион, 29 Татарстан районы һәм 1 Төркия вәкилләре җыелды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100