news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак калфак"лылар Арча музейларында һәм "Остабикә"ләрдә кунакта булды

Бүген Арчада "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының өч көнлек күчмә утырышы башланып китте.

(Казан, 25 июль, "Татар-информ"). Бүген Арчада "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының өч көнлек күчмә утырышы башланып китте. Делегатларны көннең беренче яртысында Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте кабул итте, төштән соң алар Арча музейларында һәм "Остабикә" студиясендә кунакта булдылар. Бу хакта “Татар-информ”га утырышта катнашучы вәкил хәбәр итте.

Арча педагогия көллиятеннән соң делегатлар “Казан арты” тарих-этнография музее һәм музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә юнәлделәр.

Аларга Арча төбәгеннән чыккан дин, әдәбият һәм сәнгать әһелләре – Г.Курсави, Ш.Мәрҗани, Г.Тукай, Г.Камал, Г.Бәширов, М.Мәһдиев һ.б күренекле шәхесләр турында музейның әдәбият һәм сәнгать бүлеге җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Гарипов сөйләде. Биографияләрдәге кызыклы мәгълүматлар, әсәрләрнең язылу тарихы, аеруча халык һөнәрчелеге белән бәйле тарихи ядкарьләр – берсе дә кунакларны битараф калдырмады.

Кунакларның икенче төркеме өч бала әнисе Алия Фаздалова җитәкчелегендәге "Остабикә" иҗат студиясенә килде.  Студия җитәкчесе сүзләренчә, монда балалар да, өлкәнрәк ханымнар да, хәтта ир-атлар да калфак тегү, чигү, бәйләү һәм башка кул эшләре белән шөгыльләнә. Алар милли бизәкләрне заманча материаллардан ясыйлар, бер генә остада да очрамаган үз алымнарын булдырырга тырышалар.

“Ак калфак”лылар иҗат үрнәкләрен фотога төшереп, видеога яздырып алдылар.

Килгән делегатлар арасында эшмәкәрләр шактый. Аларны матурлык өлгеләре, бизәкләрнең тарихи мирас булу кыйммәте генә түгел, халык һөнәрчелегенең табыш китерү - бизнес ягы да кызыксындырды. "Остабикә" студиясе җитәкчесенә алар: "Материалларны кайдан аласыз?", "Бер калфакның матди чыгымы күпме?", "Күпмегә сатасыз?", "Күпме табыш керә?" кебек сораулар да бирделәр.

Кичке аштан соң делегатлар “Кичке Сабан туй"да катнашачак, ә тулай торакка кайткач, тамбурлы чигү буенча беренче осталык дәресен алачак.

Иртәгә күчмә утырыш делегатлары Арча районында Тукай эзләре буйлап сәяхәткә чыга. Алар шулай ук Урта Курса, Гөберчәк, Ташкичү, Хәтнә авылларына барып, халык һөнәрчелеге һәм йолалар белән танышачак.

  • "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы 25-27 июльдә Арчада уздырыла. Аның темасы – “Арча төбәгеннән чыккан язучыларның әсәрләрендә чагылдырылган йола, гореф-гадәтләрнең бүгенге көнкүрештә кулланылышы”. Күчмә утырышта Австралия, Швеция, Германия, Болгария, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан кебек чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән килгән 150гә якын делегат катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100