news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ак калфак" хатын-кызлары Башкортстанга шәҗәрә бәйрәменә җыела

Россиянең төрле төбәкләреннән татар хатын-кызлары хәрәкәте вәкилләре 26-27 майда, Уфа һәм Салават шәһәрләрендә, милли-мәдәни чараларда катнашачак.

(Казан, 25 май, "Татар-информ"). 26-27 майда Башкортстанда “Шәҗәрә” татар бәйрәме узачак. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, милли гореф-гадәтләрне өйрәнү һәм саклау максатын тоткан “Шәҗәрә – чал тарихка тәрәзә” милли-мәдәни чарасын “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары ассоциациясе белән Башкортстанның төбәк иҗтимагый оешмалары берлектә үткәрә.

Анда Татарстаннан һәм Россиядән йөзгә якын вәкил катнашыр дип көтелә. Бәйрәм программасының төп чаралары Башкортстан башкаласы Уфадан 170 чакрым ераклыкта, Агыйдел елгасының сул як ярында урнашкан Салават шәһәрендә оештырыла.

Кунакларны Салават шәһәре белән Стәрлетамак районы чигендә, элек җиде авыл урнашкан урында төзелгән “Юрматы җире” мемориал комплексы, Мәләвез районы Җиргән авылында туган язучы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Мирсәй Әмир (6.01.1907–1.06.1980) музее белән таныштырачаклар.

Шәҗәрә бәйрәме, шәҗәрә күргәзмәсе һәм "Ак калфак" хатын-кызларының пленар утырышы 27 майда Салават шәһәренең “Агыйдел” мәдәни үзәгендә булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot