news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы укытучылар өчен милли кием булдырырга тели

Милли мәгариф турында сөйләшкәндә әлеге мәсьәләне читләтеп узарга ярамый, - ди Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты беренче урынбасары.

“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы укытучылар өчен милли кием булдырырга тели
Салават Камалетдинов

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы укытучылар өчен милли кием булдырырга тели. Бу хакта матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты беренче урынбасары Данис Шакиров әйтте.

“Республиканың барлык татар мәктәпләрендә укытучы һәм укучылар өчен махсус милли кием булдырырга кирәк. Милли мәгариф турында сөйләшәбез икән, әлеге мәсьәләне читләтеп узарга ярамый”, - диде ул.

Данис Шакиров әйтүенчә, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы татар гимназияләренә әлеге тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән. “Без укытучылар бертөрле милли күлмәктән йөрергә тиеш дип әйтмибез. Киемгә милли төсмер кертеп җибәрү өчен аксессуарлар кулланырга мөмкин. Хәзер татар стилендә иҗат ителгән калфак, читекләр күптөрле”, - ди ул.

“Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова мәктәпләрдә хиҗап кию мәсьәләсенә тукталды. “Мәктәп укучыларының да тышкы кыяфәтенә игътибарлы булырга кирәк. Дин тотучы укучылар үзләрен иркен, уңайлы тотарга тиеш”, - дип билгеләп узды ул.

“Яулыкны татар кызларына хас булганча, җыйнак кына бәйләргә кирәк. Мөселман балаларын күреп җан сөенә, аларга күңелдә соклану хисе туа. Тик кап-кара хиҗабка төренгән кызларны күргәч аптырап калам. Ата-аналарның балаларына артык озын итәкле күлмәкләр кидертүе белән килешмим", - диде Кадрия Идрисова.

news_right_1
news_right_2
news_bot