news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ак калфак” бәйгесенең икенче этабында 21 конкурсант кыз катнашты

Җиңүчеләр исемлеге 18-20 апрель көннәрендә узачак II Бөтендөнья татар хатын-кызларының корылтаенда аталачак.

“Ак калфак” бәйгесенең икенче этабында 21 конкурсант кыз катнашты
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 март, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Бүген ТР Язучылар берлегендә Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелүче “Ак калфак” бәйгесенең икенче этабы уздырылды. Анда 9-11 сыйныф укучылары арасыннан 21 конкурсант кыз катнашты.

“Беренче этапта җитмеш кыз катнашты. Икенче этапка шуларның егерме бере генә сайлап алынды. Без жюри әгъзалары буларак кызларның бар яктан да бәялибез. Алар үзләре, гаиләләре турында безгә сөйлиләр. Шуннан соң үзләренең һөнәрләрен тәкъдим итәләр. Мин аларга уңышлар телим”, - диде Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.

Катнашучылар арасында Татарстан районнарыннан тыш Башкортстан республикасы, Киров һәм Оренбург өлкәләреннән дә катнашучылар бар иде. “Татар-информ” хәбәрчесе Оренбург өлкәсе Татар Каргалысы авылыннан килгән Алсу Янбулатова белән әңгәмә корды.

“Миңа әлеге бәйгедә катнашырга Оренбург “Ак калфак” оешмасының рәисе Альбина апа Әпсәләмова тәкъдим итте. Мин унберенче сыйныфта укыйм. Бүгенге бәйгегә үз кулым белән эшләгән чигүләремне алып килдем. Беренче этапка без үзебезнең эсселарны җибәргән идек. Икенче этапка узуыма бик шатмын”, - диде ул.

Бәйгедә конкурсантлар жюри әгъзаларына үзләренең кул эшләнмәләрен тәкъдим итте. Кайберәүләре үзләренең җыр, уен коралларында уйный белү, сүз сәнгате ягыннан да уңган булуларын расладылар. Жюри әгъзалары – язучылар һәм шагыйрьләр Данил Салихов, Рамилә Мөслимова, Марат Закиров һәм Кадрия Идрисова – кызларны җанлы әңгәмә, үз-үзен тотышы һәм кул эшләренең сыйфаты критерийлары буенча бәяләделәр.

“Ак калфак” бәйгесенең финалына узган җиде кызның исемлеге (бер Гран-при иясе һәм алты лауреат) 18-20 апрель көннәрендә узачак II Бөтендөнья татар хатын-кызларының корылтаенда билгеле булачак. Алар анда делегат булып теркәләчәк һәм аларны бүләкләү дә шунда булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100