news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ак калфак” бәйгесендә җиңүчеләр зәркән эшләнмәләр белән бүләкләнәчәк

“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы бәйгене Россия күләмендә уздырырга планлаштыра.

“Ак калфак” бәйгесендә җиңүчеләр зәркән эшләнмәләр белән бүләкләнәчәк
архив / Салават Камалетдинов

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). 18 апрель көнне Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды дәвамында “Ак калфак” бәйгесендә җиңүчеләр зәркән эшләнмәләр белән бүләкләнәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында узган матбугат–конференциясендә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисова әйтте.

“Конкурс чыгарылыш сыйныф укучылары арасында үткәрелде. Бәйгедә җитмештән артык кыз катнашырга теләк белдерде. Сайлап алу этабына егерме бер кыз узды. Чараның максаты - халкыбызның тарихын өйрәнү, рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау, милли үзаң формалаштыру”, - диде ул.

Премиягә дәгъва кылучылар арасында конкурс ике этапта уздырылган. Беренче турда катнашучылар “Мин татар кызы” дигән темага эссе һәм үзләре хакында электрон мәгълүмат юллаган. Икенче этап җанлы әңгәмә буларак оештырылган. Катнашучыларның тышкы кыяфәте, сөйләме, фикерләү сәләте, үз-үзләрен тотышы игътибарга алынган.

Кадрия Идрисова әйтүенчә, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы киләчәктә әлеге бәйгене Россия күләмендә уздырырга планлаштыра.

“Ак калфак” бәйгесендә җиңүчеләр 18 апрель көнне Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды дәвамында игълан ителәчәк. Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары “Ак калфак” премиясенең гран-при иясен һәм ике лауреатын билгели.

“Җиңүчеләргә зәркән остасы Айрат Шәмсетдинов тарафыннан ясалган көмеш алкалар бүләк ителәчәк. Гран-при иясе затлы муенсага да лаек булачак”, - диде Кадрия Идрисова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100