news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

«Ак калфак — 2022» бәйгесенең Гран-при иясе билгеле булды

Бәйгедә 9-11 сыйныфларда һәм көллиятләрнең 1-2 курсларында белем алучы кызлар осталыкларын сынап карады.

«Ак калфак — 2022» бәйгесенең Гран-при иясе билгеле булды
https://tatar-congress.org/

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Фикердәшләр җыелган җирдә» чарасында «Ак калфак» укучы кызлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Бәйгедә 9-11 сыйныфларда һәм көллиятләрнең 1-2 курсларында белем алучы кызлар осталыкларын сынап карады, дип яза БТК матбугат хезмәте.

Кунакларны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

«Ак калфак — 2022» укучы кызлар бәйгесенең Гран-при иясе — Чаллы кызы Алия Нуриева.

I урынга исә Зыятдинова Әминә лаек булды. II урынны Энҗе Латыпова һәм Сөмбел Хәбибуллина бүлештеләр, III урында — Алинә Шәйхетдинова.

Җиңүчеләргә татар хатын-кызларының милли баш киеме — калфак бүләк ителде.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100