news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак каен» ансамбленә Самара өлкәсенең Мәдәният министрлыгы грантын бирделәр

500 мең сум грант акчасын сәхнә костюмнарын яңарту өчен тотачаклар.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Камышлы районы Иске Ярмәк авылының «Ак каен» халык фольклор ансамбле, үзешчән сәнгать коллективлары бәйгесендә катнашып, өлкә Мәдәният министрлыгы грантына ия булды. Бу турыда «Самар татарлары» сайты хәбәр итте.

«Бу бик вакытлы ярдәм. 500 мең сум грант акчасын сәхнә костюмнарын яңарту өчен тотачакбыз. Ә Камышлы районы администрациясе яңа читекләр сатып алырга вәгъдә итте», — дип шатлыгы белән уртаклаша ансамбль җитәкчесе Наил Галимуллин.

Үзешчән сәнгать коллективлары бәйгесе «Иҗади кешеләр» федераль проекты кысаларында 2024 елга кадәр ел саен уздырылачак, диелә бу хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot