Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ак йорт Владимир Путин һәм Дональд Трампның бергә төшкән фотосын тәкъдим итте
Ак йорт Х социаль челтәрендә (элек Twitter) Россия Президенты Владимир Путин һәм Америка Кушма Штатлары Президенты Дональд Трампның Аляскада Анкоридждагы саммит барышында төшерелгән уртак фотосурәтен урнаштырган.
Фотодан күренгәнчә, ике илнең лидерлары «Pursuing Peace» («тынычлык эзләп») лозунгы фонында Элмендорф-Ричардсон хәрби базасында торалар.
Моңа кадәр саммитның беренче этабы – ике делегациянең «өчкә-өч» форматындагы сөйләшүләре башланды. Президентлардан тыш, Россия ягыннан – тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм Путин ярдәмчесе Юрий Ушаков, Америка ягыннан – дәүләт секретаре Марко Рубио һәм Трампның махсус вәкиле Стивен Уиткофф катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз