Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ак йорт: Россия ракетасын ату АКШның Украинага карата сәясәтен туктатмаячак
Россия ракетасын ату Америка Кушма Штатларының Украинага карата сәясәтен үзгәртмәячәк, дип белдерде Ак йорт матбугат сәркатибе Карин Жан-Пьер журналистлар белән брифинг вакытында.
«Без бу мәсьәләдә тыелырга җыенмыйбыз. Украинага ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез», - дип китерә аның сүзләрен РИА Новости.
Вашингтон позициясе үзгәрешсез калачак, дип белдерде Жан-Пьер. Ул, Россия ягының гамәлләренә карамастан, Украинага ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин гражданнарга мөрәҗәгать белән чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 19 һәм 21 ноябрьдә Украина Кораллы көчләре ерак арага ата торган көнбатыш коралын кулланып Россия территорияләренә — Брянск һәм Курск өлкәләрендәге хәрби объектларга һөҗүм ясады. Моңа җавап итеп Россия гаскәрләре Днепропетровск шәһәрендәге сәнәгать объектына (биредә ракеталар һәм башка төр кораллар җитештерелә) комбинацияле һөҗүм ясады. Бу вакытта «Орешник» дип аталган яңа ракета системасы хәрби шартларда беренче тапкыр кулланылды.
Дәүләт башлыгы сүзләренчә, алга таба «Орешник» ракетасын кулланган очракта Россия Украинаның тыныч халкын һәм ил территориясендә булган дустанә илләр гражданнарын алдан кисәтеп куячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз