news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Ак хисләр” фестивале узды
Бу фестивальнең генераль спонсоры - Әсәкәй районы татар милли мәдәни автономиясе рәисе, өлкә Думасы депутаты – Илдус Дәүләтов
Скопировать ссылку
(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). 7 февраль көнне Оренбург өлкәсе Әсәкәй районы мәдәният йортында “Ак хисләр - 2010” дигән регионара иҗат фестивале узды. Фестиваль быел алтынчы тапкыр үткәрелде. Узган ел бу чарада Абдуллин, Северный, Бугуруслан, Әсәкәй, Пономаревка районнарын үзешчәннәр катнашса, быел аларга өлкәнең Сакмар, Илек, Шарлык, Матвеев районнары һәм Оренбург шәһәре, шулай ук Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылыннан да егет-кызлар кушылды. Бу инде фестивальнең өлкә кысаларында гына калмыйча, тагын да үсүен, киңәюен күрсәтте. Аны оештыручылар Әсәкәй районы милли мәдәни автономиясе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, районның мәдәният йорты. Әсәкәй район мәдәният йортына җыелган катнашучыларга һәм тамашачыга Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, Татарстанның Дәүләт советы депутаты Ринат Закировның котлавы җиткерелде. Шулай ук Оренбург өлкә Думасы депутаты Илдус Дәүләтов барлык конкурсантларны котлап аларга уңышлар теләде. Татарстанның халык артисты Мингол Галиев җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри 56 номер тыңлады, 200гә якын катнашучыны карады. Алты сәгать дәвамында Әсәкәй сәхнәсендә “Ак хисләр–2010” фестивальдә катнашучылар җыр, фольклор, хореография, гаилә ансамбльләре, нәфис сүз жанры буенча көч сынаштылар. Гран-прига Матвеев районының “Яз гөле” мода театры лаек булды. Вокал буенча беренче урынны Әсәкәйнең Тамьян авылыннан Ришат Мөхәммәтҗанов яулады. Аңа Казанда узачак “Татар моңы”да катнашырга да тәкъдим иттеләр. Шулай ук Илек районының Озерки авылыннан килгән Надия Мусина да беренче урынны алды. Хореография буенча Северный районының “Шаян кызлар” бию төркеменә тиңнәр булмады. Фольклор буенча Гали авылы үзешчәннәре җиңеп чыкты. Гаилә ансамбле номинациясендә Богрысланның “Яшен” гаилә ансамбле җиңеп чыкты. Әсәкәй район мәдәният йорты халык фольклор ансамбле “Шәл бәйләдем” музыкаль уен күренешен куеп, залга җыелган тамашачыга мастер-класс күрсәтте. Бу фестивальнең генераль спонсоры - Әсәкәй районы татар милли мәдәни автономиясе рәисе, өлкә Думасы депутаты – Илдус Дәүләтов. Фестивальдә катнашуларга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының да махсус бүләкләре тапшырылды. Фестивальдә катнашкан беркем дә игътибардан читтә калмады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot