news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ак чәчәкләр-2018" бәйгесенең "Уникаль очрак" номинациясендә җиңүчеләре билгеле

Номинациядә өч гаҗәеп катлаулы очрак тарихы тәкъдим ителде.

(Казан, 7 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Ел табибы-Ак чәчәкләр-2018" бәйгесендә "Уникаль очрак" номинациясендә җиңүче дип, Казан шәһәре 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе, Төбәкара клиника-диагностика үзәге (МКДЦ), Республика клиник хастаханәсенең табиблар төркеме танылды.

Бу номинациядә җиңү осталык, кыюлык, тәвәкәллек өчен бирелә. Әйтергә кирәк, бу номинациядә видеоэкраннарда табибларның бик авыр очракларда да кеше гомерен коткарып кала алуы турында тарихны ишетү һәрвакыт дулкынландыргыч.

Абдуллиннар гаиләсендә дөньяга икенче бала килүе шатлыклы вакыйга булып кына калмый, Гөлнарага һәм гаиләсенә тормышка яңача карый башлауга этәргеч тә була. 2016 елның мартында Гөлнара күрү сәләте бозыла башлавын абайлап ала. Күпмедер вакыттан ул башы нык авыртуы, косу, күңеле болгану, уттан курку билгеләре белән Төбәкара клиника-диагностика үзәгенә эләгә. Аңа баш мие шеше дигән куркыныч диагноз куела. Клиника белгечләре үз өстенә җаваплылык алып, җитди операция ясый. Реабилитациягә күп вакыт кирәк булуга карамастан, Гөлнара операциядән соң бер ай эчендә йөккә узуын белә. Медицина күрсәткечләре буенча, йөклелекне өзү кирәк булса да, Гөлнара моңа каршы чыга, бу гаиләдә күптән көтелгән бала була. 7 нче шәһәр хастаханәсе җаваплылыкны үзенә алып, 9 ай буе Гөлнараның йөклелеген контрольдә тота. Киеренке көннәр күп булса да, бала якты дөньяга аваз сала.

Җиңүчеләрнең исемен Казан шәһәре мэры Илсур Метшин игълан итте.

Бу номинациядә калган ике номинант та гаҗәеп катлаулы операцияләр ясап, пациентларын аякка бастырганнар. Аларның дәвалау тарихы да бик тетрәндергеч. Биектау үзәк район хастаханәсе һәм Республика клиник хастаханәсе табиблары үгез сөзгән ханымны коткарганнар. Республика балалар клиник хастаханәсе һәм Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары 9 нчы каттан егылып төшкән 16 яшьлек кызның гомере өчен көрәшә. Альвина Даутова исән кала, гаилә корып, кыз бала да таба.

news_right_1
news_right_2
news_bot