Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ак чәчәкләр-2018" бәйгесендә номинациядә өстенлек авыл белгеченә бирелде
Бүген "Ак чәчәкләр-2018" бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде.
(Казан, 7 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу сараенда "Ел табибы-Ак чәчәкләр-2018" бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
"Ак чәчәкләр" республика бәйгесе Казанда 2008 елдан бирле ел саен уздырыла. Конкурс күренекле татар язучысы Габдрахман Әпсәләмовның ак халатлы табиблар турында язылган "Ак чәчәкләр" романына багышлап исемләнгән. Бәйге һөнәри осталыкны камилләштерүгә өстәмә этәргеч бирүгә, медицина хезмәткәре һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән. Быел бәйге унберенче тапкыр уздырыла. Тантанада "Ел табибы", "Елның медицина хезмәткәре", "Беренчел звеноның иң яхшы табибы", "Сәламәтлек саклау легендасы", "Уникаль очрак" номинацияләрендә җиңүчеләр бүләкләнде. "Сәламәтлек саклау өлкәсе легендасы" номинациясеннән тыш, һәркайсында 3 кандидатура тәкъдим ителгән булган. Бәйгедә катнашу өчен 152 гариза тапшырылган. Чагыштыру өчен, былтыр 146 гариза кабул ителгән булган.
"Сәламәтлек саклау легендасы"н Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков игълан итте. Башка номинацияләрдән аермалы буларак, бу номинациядә, билгеле булганча, бары бер кеше тәкъдим ителә. Быел "легенда" исеменә Александр Дубровский лаек булды. Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының атказанган табибы бүген Тәтеш үзәк район хастаханәсендә оештыру-методик кабинет мөдире. Александр Дубровский табиб буласын 13 яшьтә үк тәгаенләгән. Ул вакытта аның яраткан апасы үпкәдә яман шештән вафат була. 13 яшьлек Саша шушы куркыныч чиргә каршы көрәшергә теләвен аңлый. Хезмәт юлын оториноларинголог вазифасында Тәтеш район хастаханәсендә башлап җибәрә. 20 еллап район хастаханәсен җитәкли.
Александр Дубровский быел бәйгедә бу номинациядә өстенлек авыл белгеченә бирелүе өчен рәхмәтен белдерде.
Министр тәбрикләү чыгышында, республика бәйгесе кысаларында, иң яхшы табибларны, һөнәренә намус белән караучыларны хөрмәтләү күркәм традициягә әйләнгәнен билгеләп узды. Тармак алдында балалар туу күрсәткечләрен арттыру, кадрлар кытлыгын бетерү, сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү, гомер озынлыгын арттыру кебек бурычлар торганын искәртте. "Без бердәм, куәтле команда булсак, барлык бурычларны хәл итәрбез дип ышанам. Пациентларыгыз "Рәхмәт сезгә, табиб" дип, ә алар сездән "сәламәт булыгыз, үзегезне саклагыз" дигән сүзләр ишетеп китәрлек булсын!" - дигән теләктә калды Марат Садыйков.
Рөстәм Миңнеханов табибларга фидакарь хезмәтләре өчен тирән рәхмәтен җиткерде. "Сәламәтлек саклау тармагының иң яхшы белгечләрен бүләкләү күркәм традициягә әйләнде. Киләчәктә дә бәйрәмнәрне бергә, шатланып уздырырга насыйп булсын! Сәламәтлектән дә кыйммәтле әйбер юк. Сез гражданнар гомере һәм сәламәтлеге өчен җавап бирәсез. Республикада матди-техник базаны ныгыту, зур медицина үзәкләре, төбәкара үзәкләр булдыру юнәлешендә, беренчел звено буенча зур эш башкарыла. Әмма бу системада иң мөһиме - кешеләр, ул сез. Сезгә зур рәхмәт, уңышлар, алкышлар!" - дигән теләкләр юллады Президент.
Рөстәм Миңнеханов "Ел-табибы-2018" премиясенә Казан шәһәре Сугыш ветераннары госпитале табибы Резеда Бодрова лаек булуы турында игълан итте.
Резеда Бодрова - югары категорияле физиотерапевт, медицина фәннәре докторы, Казанның Сугыш ветераннары госпиталенең Реабилитация үзәге фәнни җитәкчесе. Резеда Бодрова җитәкчелегендә, Идел буе федераль округында беренчеләрнең берсе булып реабилитация бүлеге ачыла, анда бүген алдынгы медицина технологияләре кулланыла.
Резеда Бодрова җавап сүзендә үзен төп җиңүче дип тану коллектив хезмәтнең тырышлыгын тануга тиң булуын билгеләп узды. "Сәламәтлек саклау тармагына һәрвакыт ярдәм күрсәтү өчен бик зур рәхмәт, Рөстәм Нургалиевич! Без аны үз эшебездә көн саен тоябыз. Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка, госпитальнең баш табибы Михаил Кормачевка рәхмәтен ирештерде.
"Бу җиңү безнең өчен зур җаваплылык, алга таба да эшне камилләштерүгә этәргеч. Минем өчен бу профессия - бөтен гомерем. Аңа тәүлекнең 24 сәгатен багышлый алам. Бу зур хезмәт артында озак вакыт өйрәнүләр, күнекмәләр, тәҗрибә туплау ята", - дип белдерде Резеда Бодрова журналистларга.
Татарстан Президентыннан махсус бүләк - җиңел машина Алексеевск районы Юеш Көрнәле фельдшер-акушерлык пункты мөдире Зөфәр Сафинга тәтеде.
152 заявка арасыннан конкурс комиссиясе әгъзалары финаль тавыш бирүгә өчәр лаеклы кандидатура яки табиблар коллективын керткән. Җиңүчеләр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет утырышында билгеләнгән. Шулай ук, җиңүчене сайлауда интернет-тавыш бирү мөһим роль уйнаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз