Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак чәчәкләр» бульварында һәм «Черек күл» паркында психологлар белән очрашулар уза
Бу айда Казанның ике иҗтимагый мәйданында институт һәм клиника белән берлектә оештырылган психологлар белән очрашулар узачак. Халыкка үзара хезмәттәшлекнең психологик паттерналарын ничек сүтеп, яшүсмерләр чорында балага ярдәм итү турында сөйләячәкләр. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәсәлән, пәнҗешәмбе көнне «Ак чәчәкләр» бульвары амфитеатрында психолог Евгения Нурмөхәммәтова «Карпман өчпочмагы», бер-береңә бәйле мөнәсәбәтләрнең психологик моделе турында сөйлиячәк. Шәһәр халкын 18:30да көтәчәкләр.
Якшәмбе, 13 июльдә, табиб-психотерапевт Айгөл Хәлиуллина һәм клиник психолог Олег Тузалин «нәтиҗәлелек һәм хезмәт сөючәнлек» нәрсәгә китерүләре турында сөйләячәкләр. Очрашу 17:00 сәгатьтә «Черек күл»дә узачак.
Киләсе дәрес «Яшүсмер һәм сепарация. Үзеңә һәм балага ничек ярдәм итәргә» темасына багышланачак. Психолог Айгөл Листова белән очрашу 17 июльдә 18:30 сәгатьтә «Ак чәчәкләр» бульварында узачак. Шунда ук 24 июльдә 18:30 да шәһәр халкы психолог Екатерина Бируленцева белән шәхси чикләр төзү турында сөйләшә алачак.
27 июльдә «Черек күл» паркында психологлар белән очрашулар сериясе тәмамланачак. Табиб-психотерапевт, супервизор, медицина фәннәре кандидаты Ренат Миназов психологик ярдәмгә кайчан мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйли. Башлана – 17:00 сәгатьтә, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз