Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак чәчәкләр» бульварында бу елгы җәйдә өченче балалар ярминкәсе оештырыла
Шимбә көнне, 18 июльдә, Казанның «Ак чәчәкләр» бульварында бу елгы җәйдә өченче балалар ярминкәсе уздырыла, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Чарада яшь эшмәкәрләр үз уенчыкларын, китапларын, киемнәрен һәм хәтта үз куллары белән ясаган эшләнмәләрен дә сата ала. Балалар бәяләрне үзләре билгели, акцияләр уйлап таба ала.
Зур балалар ярминкәсеннән тыш, банк карталары өчен ябыштыргычлар ясау остаханәсе һәм бүләкләр аукционы үткәрелә. Анда катнашучылар махсус «Кәгазьләр» валютасын Казан парклары һәм чара партнерлары тарафыннан әзерләнгән бүләкләргә алыштыра ала.
Үз әйберләрен сату яки аларны башкалар белән алмашу өчен урын алып калырга теләүчеләрнең алдан теркәлүе сорала. Ул бүген 17:00 сәгатьтә ачыла.
Ярминкә 12:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр уздырыла.
Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз