Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс»ның татар орнаментлары булган формасын татар рәссамы Алинә Гыйбадуллина ясаган

Казанның «Ак Барс» клубы 15 мартта «Витязь» белән матчка татар орнаменты элементлары булган формадан чыкты. Аны рәссам Алинә Гыйбадуллина ясаган.
Ул социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә милли мотивлар белән «Ак Барс» формасының джерси тукымасы фотосын урнаштырган. Пост бер тәүлек эчендә популяр булды, 2,5 миллион карау һәм 85 мең лайк җыйды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, анда чит ил кешеләре КХЛның нәрсә булуы һәм «Ак Барс» клубының кайдан булуы белән кызыксына.
Алинә Гыйбадуллина НБА клублары белән эшләре һәм Фаррел Уильямс, Дрейк һәм Tyler, the Creator коллаборацияләре белән танылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз