news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс»ның өйдәге беренче уенында хәлиткеч алка өстәмә вакытта керде

Җиңүгә китергән голны Вадим Шипачёв кертте.

«Ак Барс»ның өйдәге беренче уенында хәлиткеч алка өстәмә вакытта керде

Бүген «Ак Барс» хоккей командасы бу сезонның беренче өйдәге уенында Владивостокның «Адмирал»ын җиңде. Уен Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды һәм 2:1 исәбенә тәмамланды.

Беренче периодның уникенче минутында исәп ачылды, голны «Ак Барс» һөҗүмчесе Александр Радулов кертте (1:0).

Икенче период ахырында, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, исәп тигезләште, гол «Адмирал» уенчысы Александр Горшков исеменә язылды (1:1).

Өченче периодта голлар булмады, тигез исәп сакланганга, командаларга өстәмә вакыт бирелде. Овертаймның бер өлешен «Ак Барс» капкачысын мәйдан уенчысына алмаштырып уйнады. Өстәмә вакыт тәмамланырга санаулы секундлар калганда да, «Ак Барс»ның капкасы буш кала бирде, һәм шул вакытта Вадим Шипачёв гол кертте. Һөҗүмче Вадим Шипачёв Континенталь хоккей лигасында «Ак Барс» өчен беренче алкасын кертте һәм Казан командасына җиңү китерде (2:1).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Тарасов, Токранов – Хафизуллин;
  • Галиев – Семёнов – Радулов, Юдин – Хенкель;
  • Дыняк – Сафонов – Воронков, Лямкин – Адамчук;
  • Панюков – Бурмистров – Галимов, Евсеев.

«Адмирал»

  • Хомченко (Лазушин);
  • Горшков – Кристоф – Червены, Шулак – Вильямс;
  • Фәйзуллин – Грачёв – Гәрәев, Метальников – Хәмидуллин;
  • Елисеев – Берлев – Чебыкин, Вәлиев – Ибәтуллин;
  • Верба – Шэн – Беляев (Квартальнов).

Моңа хәтле «Ак Барс» Мәскәүдә ике уен уйнап кайтты, Казан командасы «Динамо»га җиңелде, тик узган сезон чемпионы «ЦСКА»ны отты.

«Ак Барс» ның киләсе уены да Казанның «Татнефть-Арена» боз сараенда узачак. «Ак Барс» 12 сентябрь көнне Минск шәһәренең «Динамо» командасын кабул итәчәк. Уен 19:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100