news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс»ның элеккеге һөҗүмчесе үлгән

«Ак Барс» хоккей клубының элеккеге һөҗүмчесе Федор Малыхин үлгән. Бу хакта «Берегись автомобиля» телеграм-каналы хәбәр итә. Хоккейчыга узган елның ноябрендә 34 яшь тулган булган.

«Федор Малыхинның сәламәтлеге белән бәйле проблемалары булу турында билгеле түгел иде. Хоккейда карьерасын төгәлләде, чөнки КХЛдан тәкъдимнәр булмады. Федорның бернинди финанс проблемалары да юк иде, Абу-Дабига UFC турнирларына йөрде, тулы тормыш белән яшәде, һәвәскәр спортчылар белән шөгыльләнде», - дип өстәде «Спорт-Экспресс» журналисты Артур Хәйруллин.

Федор Малыхин 2018 елда «Ак Барс» составында чакта Гагарин Кубогы иясе булган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100