news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс»ның «Адмирал»га каршы өченче уены нәтиҗәсе өстәмә вакытта хәл ителде

«Ак Барс»ның «Адмирал»га каршы өченче уены нәтиҗәсе өстәмә вакытта хәл ителде
Салават Камалетдинов, архив

Бүген «Ак Барс» хоккейчылары «Адмирал»га 0:1 исәбенә оттырды. Уен Владивостокта үтте.

«Ак Барс» – «Адмирал» уеннар сериясенең өч матчында да җиңүче бер алка аермасы белән өстен чыкты. Беренчесендә Казан командасы 3:2 исәбенә отты, икенчесендә – 2:1. Хәзер «Ак Барс» исәбендә ике җиңү, «Адмирал»ныкында – бер.

  • Казанның «Ак Барс» командасы Владивостокның «Адмирал»ы белән плей-оффның икенче этабында дүрт җиңүгә кадәр көрәшә. Моңа хәтле беренче этапта «Ак Барс» Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккейчыларын, ә «Адмирал» Уфаның «Салават Юлаев»ын җиңеп алга үткән иде.

Өч төп период дәвамында бер гол да кермәде. Өстәмә вакытның ундүртенче минутында «Адмирал» сакчысы Евгений Лисовец алканы «Ак Барс» капкасына кертте. Әлеге гол Владивосток командасына җиңү китерде (1:0).

Командалар составы:

«Адмирал»

  • Серебряков (Хомченко);
  • Фәйзуллин – Грачёв – Шевченко, Шулак – Уильямс;
  • Горшков – Берлёв – Чебыкин, Паутов – Лисовец;
  • Емец – Криштоф – Червены, Метальников – Орехов;
  • Гутик – Шэн – Елисеев (Корбит).

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Воронков – Сафонов – Радулов, Юдин – Войнов;
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Петров, Токранов – Лучевников;
  • Галиев – Семёнов – Панюков, Адамчук – Лямкин;
  • Лукоянов – Галимов – Дыняк (Терехов) Евсеев.

«Ак Барс» – «Адмирал» сериясенең дүртенче уены да Владивостокта үтәчәк. Матч 22 март 12:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100