news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс»ның 27 уен дәвамында гол кертә алмаган һөҗүмчесе Станислав Галиев дубль ясады

«Ак Барс»ның 27 уен дәвамында гол кертә алмаган һөҗүмчесе Станислав Галиев дубль ясады
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Хабаровск шәһәренең «Амур» командасын 4:2 исәбенә җиңде. Матч Казанда «Спорт сарае»нда узды.

Беренче период. Җиденче минутта исәп «Амур» файдасына ачылды, алка «Ак Барс» сакчысы тимераягына тиеп керде, гол Ян Дрозг исеменә язылды (0:1).

Икенче период. Тугызынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Станислав Галиев исәпне тигезләде (1:1). Станислав Галиев 27 уен дәвамында гол кертмәгән иде. Ундүртенче минутта Максим Быков Казан командасын алга чыгарды (2:1).

Уналтынчы минутта Станислав Галиев, үзенең икенче алкасын кертеп, дубль ясады (3:1). Унсигезенче минутта Кирилл Семёнов гол кертте (4:1).

Өченче период. Унөченче минутта «Амур» азчылыкта уйнаса да, Кирилл Слепец Казан командасы капкасына гол кертте (4:2).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Галиев – Семёнов – Кошелев, Князев – Войнов;
  • Барбер – Шипачёв – Петров, Лчевников – Миллер;
  • Кагарлицкий – Сафонов – Галимов, Журавлёв – Марченко;
  • Быков – Кателевский – Дыняк, Лямкин.

«Амур»

  • Лозебников (Калниньш);
  • Дрозг – Броадхёрст – Хохлачёв, Рылов – Гуркин;
  • Бочаров – Барулин – Капустин, Балдаев – Щемеров;
  • Панюков – Гыйздәтуллин – Слепец, Кулик – Спиценко;
  • Грецкий – Коротких – Колесников (Макаров), Рыжиков.

«Ак Барс»ның киләсе уены да Казанда «Спорт сарае»нда узачак. «Адмирал» командасына каршы матч 26 февральдә 19:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100