Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ак Барс" үз тарихында икенче тапкыр "Йокерит" белән очраша
Хәзер "Йокерит" өчен "Ак Барс"та уйнаган иң яхшы легионерларның берсе - Нико Капанен чыгыш ясый
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Бүген "Татнефть-арена" боз сараенда КХЛ чемпионатының чираттагы матчында "Ак Барс" (Казан, Россия) белән "Йокерит" (Хельсинки, Финляндия) очраша. Уен 19.30да башлана.
«Ак Барс» - «Йокерит» матчына Вячеслав Буланов, Константин Оленин, Евгений Стрельцов, Денис Тарасов кергән судьялар бригадасы хөкемдарлык итә. 2013 елның июнь аенда Россия эшкуарлары Геннадий Тимченко, Аркадий һәм Борис Ротенберглар клубның 49 процент акцияләрен һәм "Хартвалл Арена"ны сатып алды. Шул ук елның октябрь аенда команданың 2014/2015 еллар сезоныннан башлап, Континенталь хоккей лигасына күчүе турында килешү имзаланды. 2014 елның 30 апрелендә "Йокерит"ның КХЛга кабул ителүе рәсми рәвештә игълан ителде.
Хәзерге вакытта Финляндия командасы "Көнбатыш" лидерлары ЦСКА һәм СКАның төп көндәше булып тора. Шулай ук "Хартвалл Арена"га тулы заллар җыючы команда безнең хоккей лигасын Финляндиядә бик популяр итте.
Кышның беренче көнендә "Ак Барс" Хельсинкида "Йокерит" белән очрашты. Танышу "барслар" өчен шактый күңелле булып чыкты - ул ышанычлы җиңү яулады 4:2 (Петров, Ткачев, Никулин, Лукоянов; Гундерсон, Коукал).
Хәзер "Йокерит" өчен "Ак Барс"та уйнаган иң яхшы легионерларның берсе - Нико Капанен чыгыш ясый, дип хәбәр итә "барслар"ның матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз