news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" үз тарихында өченче тапкыр "Адмирал" белән очраша

Командаларның очрашу тарихы узган сезонда башланды һәм нибары ике матчтан тора

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның "Ак Барс" командасы "Татнефть-арена" боз сараенда "Адмирал" (Владивосток) белән очраша. Уен 19 сәгать 30 минутта башлана.

Матчка Алексей Белов, Юрий Оскирко (икесе дә – Ярославль), Александр Нестеров (Санкт-Петербург), Глеб Лазаревтан (Пермь) торган судьялар бригадасы хезмәт күрсәтә.

Командаларның очрашу тарихы узган сезонда башланды һәм нибары ике матчтан тора: "Ак Барс" Владивостокта 2:3 исәбенә оттырып, Казанда 5:1 исәбенә җиңгән иде, дип хәбәр итә "барсларның" матбугат хезмәте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100