news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ак Барс” үз бозыннан читтә чираттагы уеннар сериясен башлап җибәрә

Бүген –“Северсталь” белән очрашу

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Казан хоккейчылары үз бозыннан читтә чираттагы уеннар сериясен башлап җибәрә. Бу турнеда “Ак Барс”ның көндәшләре –“Северсталь”, “Атлант”, СКА һәм “Автомобилист” булачак. СКА белән “Ак Барс” очрашуы исә Санкт-Петербургта түгел, Литва башкаласы Вильнюста узачак.

Бүген Череповецтагы очрашу кичке сәгать 7 дә башлана. Матч “Спорт” каналы аша трансляцияләнәчәк. Уенның хөкемдарлары Александр Черенков, Сергей Шелянин, Дмитрий Сивов (Мәскәү) булачак, дип хәбәр итә Казан клубының рәсми сайты.

Казан һәм Череповец командаларынының ил чемпионатында моңа кадәр 100 тапкыр очрашуы билгеле. 59 очрашуда Казан хоккейчылары бәйрәм иткән, 32 сендә җиңү көндәшләр ягында булган. 9 очрашу уртак нәтиҗәгә тәмамланган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100