news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ак Барс" үз бозындагы уеннар сериясен Риганың "Динамо" командасы белән ача

"Татнефть-арена"дагы очрашу 19.30да башлана

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның "Ак Барс" командасы КХЛ чемпионатында үз бозында чираттагы уеннар сериясен башлап җибәрә. Зиннәтулла Билалетдинов уенчылары Рига "Динамо"сы белән очраша.

"Татнефть-арена"дагы очрашу 19.30да башлана. "Ак Барс" белән "Динамо" арасындагы матчка Алексей Васильев (Санкт-Петербург), Денис Наумов (Тольятти), Роман Меньших (Мәскәү өлкәсе), Константин Чубыкин (Мәскәү) кергән судьялар бригадасы хөкем итә.

Ике сезон арасында ригалыларның составында үзгәрешләр әллә ни булмсаса да, әмма үзләренең тотрыклылыгы белән аерылып торучы "Динамо" өчен бу шактый сизелерлек. Тренерлар составында Мәскәү "Динамо"сына эшкә күчкән Виктор Игнатьевны  уен карьерасын тәмамлаган Александр Ниживий алыштырды.

Узган сезонда көндәшләр ике тапкыр очрашкан: Ригада "барслар" откан - 3:1 (Песонен, Бурмистров, Хешка; Щехура), ә Казанда оттырган – 2:3 буллитлар буенча (Петружалек, Никулин; К.Редлихс, Индрашис, Ниживий).

КХЛ чемпионаты кысаларында «Ак Барс» белән «Динамо» 12 очрашу үткәргән: казанлылар активында 9 җиңү һәм 3 җиңелү (алкалар аермасы 37–23), дип хәбәр итә "барслар"ның матбугат хезмәте.      

news_right_1
news_right_2
news_bot