news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ак Барс" үз бозында Владивостокның "Адмирал" командасын җиңде

Исәп 3:0.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Кичә Континенталь хоккей лигасы чемпионаты кысаларында матчта Казанның "Ак Барс" командасы үз бозында Владивостокның "Адмирал" командасын җиңде. Исәп 3:0.

Шулай итеп, "Ак Барс" рәттән җиденче җиңү яулады.

15 октябрь көнне казанлылар үз бозларында Кытайның "Куньлунь" командасы белән уйнаячак. 22 матчтан соң "Ак Барс" активында 42 очко һәм "Көнчыгыш" конференциясендә икенче урын.

«Ак Барс» (Казань) – «Адмирал» (Владивосток) – 3:0 (1:0, 0:0, 2:0).

Алкаларны керттеләр: Малыхин (11), Свитов (54), Азеведо (59). Штраф: 6-6.

news_right_1
news_right_2
news_bot