news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" үз бозында "Салават Юлаев"ны кабул итә

Бүген ике команданың очрашуы 19.30 сәгатьтә Казанның "Татнефть–Арена" Боз сараенда башланачак.

(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Казанның “Ак Барс” хоккей клубы КХЛ даими чемпионатының чираттагы матчында өйдә Уфаның “Салават Юлаев” командасы белән уйнаячак, дип хәбәр итә Казан клубының матбугат хезмәте.

Бу сезонда команда ике тапкыр очрашты, һәм ике тапкырында да җиңүне Башкортстан башкаласы хоккейчылары яулады: Уфада “Салават Юлаев” “Ак Барс”ны 4:2 исәбе белән отты һәм Казанда да буллитлар сериясендә төгәлрәк булды (2:1Б). Чемпионатлар кысаларында көндәшләр барлыгы 183 очрашу үткәргән иде, алардан 78 җиңү – “Ак Барс” исәбендә, 85 җиңү – “Салават Юлаев”та, ә 20 уен тигез исәп белән тәмамланган иде.
 
“Ак Барс” һәм “Салават Юлаев” арасында даими чемпионатның уены Казанның “Татнефть-Арена” Боз сараенда бүген 19.30 сәгатьтә башланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100