news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" үз бозында "Локомотив" командасына оттырды

Казанга кайтканнан соң беренче матчын уздырган Данис Зарипов очко җыя алмады.

"Ак Барс" үз бозында "Локомотив" командасына оттырды
Ильнар Тухбатов

(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Ак Барс” хоккей командасы Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында Ярославльнең “Локомотив” командасына оттырды.

Казан бозында узган бүгенге матчы “Локомотив” командасы файдасына 4:1 (0:0, 3:0, 1:1) исәбенә төгәлләнде. Кунаклардан голларны Даниил Апальков (24 нче минут), Брэндон Козун (35 һәм 58 нче минут) һәм Денис Мосалев (38 нче минут) кертте. “Ак Барс”тан уңышка 53 нче минутта Артем Лукоянов иреште.

Әлеге уенда дисквалификациядән соң кабат хоккейга әйләнеп кайткан һәм Казанга кайтканнан соң беренче матчын уздырган Данис Зарипов очко җыя алмады.

73 очко белән “Ак Барс” командасы Көнчыгыш конференциядә лидерлыгын саклап калды. 11 декабрьдә “Ак Барс” Казанда Мәскәүнең “Динамо” командасы белән очраша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100