Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ак Барс" үз бозында финнарның "Йокерит" командасын җиңде
Исәп казанлылар файдасына 4:2
(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ", Сергей Гаврилов). Кичә "Ак Барс" үз бозында Финляндиянең "Йокерит" командасын кабул итте һәм 4:2 исәбе белән җиңде.
Минск "Динамо"сына җиңелгәннән соң "Ак Барс"ның тренерлык штабы бер мөһим күчереш ясады - Станислав Галимовны Эмиль Гарипов алыштырды.
Уен башлануга 10 секунд үтүгә, Казан командасыннан Джастин Азеведо шайбаны капкага юллады - исәп 1:0. Финнар җавап бирде, шайбаны Михаэль Керянен кертте - исәп 1:1.
Өченче шайбаны кертүдә "Ак Барс" капитаны Александр Свитов тырышлык куйды - 2:1. Кунаклардан өченче уенчыны алганнан соң, исәп 3:1гә җитте. Иржи Секач оста булды.
Шуннан соң 63 секунд дәвамында хоккейчылар бишкә өч форматында уйнадылар. Тигез составлы килеш уйнаганда, Андрей Чибисов гол кертте - 4:1. Финнар Степан Захарчукны алганнан соң исәпне 4:2гә китерде.
30 сентябрь көнне барслар үз бозында Риганың "Динамо" командсын кабул итәчәк.
«Ак Барс» – «Йокерит» – 4:2 (1:0, 1:1, 2:1)
Шайбаларны керттеләр: Азеведо (15), Свитов (37), Секач (42), Чибисов (48) – Керянен (31), Йоэнсуу (53)
Штраф: 12 –10
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз