news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» «Югра»ны кабул итә

“Яңа ел алдыннан Казанда “Югра” оттырып, өченче “кара” сериясен башлады

 (Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген КХЛ чираттагы чемпионатында Казанның “Ак Барс” командасы Ханты-Мансийскиның “Югра” командасы белән очраша.
Очрашу 19.00 сәгатьтә “Татнефть-Арена” боз сараенда уза. «Ак Барс» – «Югра» матчында Юрий Оскирко, Александр Черенков, Петр Алешин, Юрий Иванов судьялар бригадасы хезмәт күрсәтә.
“Яңа ел алдыннан Казанда “Югра” оттырып, өченче “кара” сериясен башлады, ул алты тапкыр җиңелде һәм аның Гагарин Кубогына уеннарында катнашу мөмкинлеге кимеде.
“Ак Барс” белән “Югра” 15 матчта очрашкан: казанлылар активында 7 җиңү , 8 җиңелү. Агымдагы беренчелектә көндәшләр өч тапкыр очрашты: Казанда – 6:1 һәм 3:2 исәбе, ә Ханты-Мансийскида – 3:4, дип хәбәр итә казанлылар матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot